18 апрельдә Саба муниципаль районында «Дус сыйныф серләре» X Республика ата-аналар комитетлары конкурсының финал этабы узды!
Унынчы юбилей елы республиканың төрле почмакларыннан иң актив һәм талантлы ата-аналар комитетлары вәкилләрен җыйды. Иң яхшы исеме өчен Татарстанның Арча, Азнакай, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Лаеш, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Спас, Тәтеш, Чирмешән районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән 17 команда көрәште.
Барлык җиңүчеләргә Кара диңгез буендагы балалар савыктыру лагерына юлламалар һәм конкурс партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.