Татарстанда мәктәп баскычыннан башлап югары квалификацияле белгечләргә кадәр фәнни кадрлар әзерләү системасы төзелә. Бу хакта Казанда узган фәнни-гамәли семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, фән үсеше кадрлар потенциалы белән турыдан-туры бәйле һәм илнең технологик үсеше һәм суверенитеты нигезе булып тора.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада укучыларны фәнни эшчәнлеккә иртә җәлеп итүгә аеруча игътибар бирелә. Профориентация һәм табигый-фәнни юнәлешләрне — физика-математика һәм физика-химия профильләрен популярлаштыру проектлары тормышка ашырыла. Бу инициативалар мәктәптә уку дәверендә үк фәнгә кызыксыну уятуны максат итеп куя.