Казанның 200дән артык югары сыйныф укучысы «Җиңү Геройлары эзләре буйлап» квестында катнашты

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Казанда «Җиңү Геройлары эзләре буйлап» тарихи-туган якны өйрәнү квесты узды. Анда Татарстан башкаласының 50 мәктәбеннән 200дән артык югары сыйныф укучысы катнашты. Алар хәрби корреспондент ярдәмчеләре ролендә Казанның тарихи үзәген тикшерерделәр, Советлар Союзы Геройларының язмышлары, Бөек Ватан сугышы елларында тыл предприятиеләре һәм госпитальләр эше белән таныштылар.

Квест маршруты шәһәрнең Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле барлык истәлекле урыннарын үз эченә алды: сугыш елларында эвакуацияләнүчеләр өчен госпиталь урнашкан 80нче мәктәптән башлап, геройлар Владимир Николаев, Иван Кабушкин һәм Муса Җәлилнең мемориаль такталарына кадәр. Укучылар VR-аппаратура ярдәмендә интерактив биремнәр үтәделәр, архив материалларын өйрәнделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, беренче урынны һәм герой-шәһәр Волгоградка сәяхәтне Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары яулады. Икенче урынга һәм Зөягә сәяхәткә Идел буе районының 19нчы гимназиясе лаек булды. Өченче урын һәм театрга билетларны Вахитов районының 80нче мәктәбе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International