«Җиңү поезды» Казанга 29 апрельдә киләчәк

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Горький тимер юлында яңадан «Җиңү поезды» мемориаль составы формалаштырылды. 29 апрельдә ул Казанга киләчәк, ә 30 апрельдә — Арча һәм Әгерҗе шәһәрләрендә булачак.

«Җиңү поезды» барлык станцияләрдә дә 40 минут торачак. Состав Казанга — 18:45 сәгатьтә, Арчага — 08:40 сәгатьтә, ә Әгерҗе-1 станциясенә 18:15 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Поезд башында сугыш вакытындагы бронепоездны гәүдәләндерүче легендар Л серияле ике паровоз булачак. Шулай ук, составка хәрби техника үрнәкләре куелган алты платформа, кыр кухнясы булган ике вагон-теплушка һәм сугыш елларындагы көнкүреш предметларыннан торган тематик композиция кертелгән.

Узган елда мемориаль состав Россиянең 11 төбәгендә булды һәм 47 станциядә тукталыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International