Идел буе университеты — белем бирү программаларын халыкара аккредитациягә чыгарган беренче Россия профильле ведомство спорт вузы. Бу хакта бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында тышкы эксперт комиссиясе әгъзаларының йомгаклау очрашуында Профессиональ-җәмгыяви аккредитация милли үзәгенең Аккредитация департаменты җитәкчесе Петр Коротков белдерде.
Искәртеп үтәбез, 14 апрельдән 16 апрельгә кадәр Идел буе университеты халыкара аккредитация процедурасын узды.