Яр Чаллының «Кванториум» балалар технопаркы Россиянең иң яхшы инновацион белем бирү оешмасы дип танылды

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүләкләү тантанасы 17 апрельдә Санкт-Петербургта «Минем илем» VIII Бөтенроссия педагогик съезды мәйданчыгында узды. Ул Россиянең барлык төбәкләреннән педагоглар, җитәкчеләр һәм экспертларны җыйды.

Съезд чаралары кысаларында «Илнең 500 иң яхшы белем бирү оешмасы — 2026» Бөтенроссия конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте. Инновацион оешма дигән югары статуска ия булу өчен күпсанлы критерийларга җавап бирергә кирәк иде. Әмма иң мөһиме — даими үсеш, хезмәттәшлек һәм сыйфат дәрәҗәсен саклый белү.

Конкурста катнашу нәтиҗәсе — «Иң яхшы инновацион белем бирү оешмасы – 2026» номинациясендә Бөтенроссия конкурсы лауреаты дипломы. Бүләкне технопарк директоры Юлия Фукинага тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International