20 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Яшел ут-2026» республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарда мәктәпкәчә белем бирү буенча идарә органнары белгечләре, балалар бакчалары җитәкчеләре, тәрбиячеләр, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ һәм Татарстан Фәннәр академиясенең «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» хезмәткәрләре катнашты.
Күргәзмәдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча макетлар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәре һәм юл кагыйдәләренә багышланган кул эшләре тәкъдим ителде. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары авторлык лэпбукларын, уен технологияләрен һәм методик эшләнмәләрен күрсәттеләр.