21 апрельдән 28 апрельгә кадәр Рособрнадзор чыгарылыш сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханына әзерләнергә ярдәм итү өчен «ЕГЭ – это про100!» онлайн-марафонын үткәрә. Трансляцияләр ведомствоның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә һәм Rutube каналында алып барылачак.
БДИның төп чоры башланырга бер айдан азрак вакыт калды. Марафон кысаларында ФИПИ экспертлары, укытучылар һәм узган елгы чыгарылыш укучылары имтихан тапшыручыларга әзерлек стратегиясен төзергә ярдәм итәчәк. Алар төрле биремнәрне үтәү нечкәлекләрен аңлатырлар, кыйммәтле киңәшләр һәм лайфхаклар белән уртаклашырлар.