Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026» кысаларында узган республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Чәршәмбе көнне, 22 апрельдә Дәүләт Советында (кече зал) «Парламент дәресе – 2026» кысаларында уздырылган республика конкурслары җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы була. Чарада Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.

Быел «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына багышланган парламент дәресләре 16 февральдән 28 февральгә кадәр барлык мәктәпләрдә, шулай ук беренче тапкыр республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узды. Дәресләр Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды.

Парламент дәресе кысаларында 2 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, сочинениеләр, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары узды.

Быел иҗади конкурсларның республика этабында 500 укучы һәм 102 укытучы катнашты. 50 укучы һәм 6 укытучы җиңүче дип табылды. 18 укучы һәм 4 укытучы лауреат исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International