Укучылар һәм студентлар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашып, Ватан сакчылары хөрмәтенә агачлар утырта ала. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Экологик-патриотик акция Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерүгә, шулай ук илебезнең урман байлыгын саклауга һәм торгызуга юнәлтелгән. Аның төп максаты – һәлак булган геройлар истәлегенә ел саен 27 миллионнан артык агач утырту.
Агачлар Россиянең барлык төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә утыртыла. Алты ел эчендә акциягә дөньяның 83 иленнән миллионлаган ирекле катнашучы кушылды, алар 160 миллионнан артык агач утырткан.