Казанда «Аҗаган 2.0»ның зона этабы узды

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

18-22 апрель көннәрендә Татарстанда «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының зона этабы уза. Беренче ярышлар Казан танк училищесында башланып китте. Биредә Татарстанның 45 районынан килгән командалар көч сынашты. Моңа кадәр алар мәктәп һәм район сайлап алу этапларын үткән иде – 114 мең катнашучы арасыннан 2 мең иң көчлесе генә калды.

«Аҗаган»да катнашучылар физик яктан да, интеллектуаль яктан да төрле дисциплиналарда көч сынашалар. Урамдагы спорт мәйданчыгында тактик медицина, спорт эстафетасы, Калашников автоматын сүтү-җыю буенча команда сынаулары узды. Казан танк училищесының спорт залында командалар саф ( строевой) әзерлегендә ярыштылар. Ә актлар залында ил тарихы буенча тест язу этабы үтте.

Зона этабы җиңүчеләренә «Аҗаган » бренды төшерелгән киемнәр бүләк ителәчәк. Төбәк этабында җиңүчеләрне герой-шәһәр Волгоградка экскурсия көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International