Дмитрий Чернышенко һәм Сергей Кравцов Ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасына старт бирделәр

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

РФ Хөкүмәтенең Координация үзәгендә вице-премьер Дмитрий Чернышенко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 2025 елгы Ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призёрлары белән очраштылар һәм 2026 елгы яңа сезонга старт бирделәр.

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары ассызыклаганча, ясалма фәһем буенча олимпиаданың яңа сезоны Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырылучы «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтне санлы трансформацияләү» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, Ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасы алтынчы ел рәттән уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International