оссиянең «Знание» җәмгыяте «Знание.Наставники» проекты башлануын игълан итте, дип хәбәр итте оешманың матбугат хезмәте. Бу башлангыч белем бирү учреждениеләрендә остазлар (наставниклар) эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә, шулай ук иң яхшы остазлык тәҗрибәсен таратуга юнәлтелгән.
Проект гомуми белем бирү оешмаларында һәм урта һөнәри белем бирү системасында остазларны ачыклау, яклау һәм аларның һөнәри үсеше буенча комплекслы система формалаштыра. Остазлыкның абруен күтәрүгә, мәгърифәтчелек эшчәнлеген камилләштерүгә һәм нәтиҗәле тәрбия тәҗрибәсен таратуга аеруча игътибар бирелә.
Проект РФ Мәгариф министрлыгы, Россия балалар үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте» ярдәмендә тормышка ашырыла.