21 апрельдә Казан энергетика көллиятендә икенче тапкыр «IEK–2026 Электриклар чемпионаты»ның ярымфиналы үткәрелде. Әлеге чемпионат инде 11нче тапкыр үтә.
Тантаналы ачылышта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «ИЭК ХОЛДИНГ» ГАҖ, һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы һәм электротехника компанияләре вәкилләре катнашты.
Укучылар һәм студентлар өчен остаханәләр (мастер-класслар), IEK яңалыклары күргәзмәсе, экспертлар белән аралашу һәм интерактив уеннар оештырылды. Чарада 150гә якын кеше катнашты.
Ярышларда Идел буе федераль округы данын 15 иң көчле электромонтажчы яклады. Катнашучылар географиясе: Казан, Уфа, Миасс, Лениногорск һәм Чабаксар.
Ульяновск шәһәрендә узачак IEK–2026 Электриклар чемпионатының финалында Татарстан Республикасы исеменнән Казан энергетика көллияте студентлары Данил Хисамутдинов һәм Ярослав Ермошин чыгыш ясаячак.