Казанда яшь пешекчеләр һәм официантлар өчен ел саен үткәрелә торган конкурс булачак

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

28–29 апрель көннәрендә Халыкара сервис көллияте Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе (РИОА) белән берлектә, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Казанның туризмны үстерү комитеты ярдәмендә 8–9 сыйныф укучылары арасында «Пешекче» һәм «Официант» һөнәрләре буенча ел саен үткәрелә торган «КУЛИНАРНЫЙ ШКОЛЬНЫЙ МАРАФОН» конкурсын оештыра.

Конкурс укучыларны иртә һөнәри юнәлеш бирү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм әлеге һөнәрләргә кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә.

Ярымфиналда шәһәрнең 14 мәктәбеннән 60 укучы катнашачак. Финал 19 май көнне ЦУМ бинасындагы РИОАның яңа мәйданчыгында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International