Чистай авыл хуҗалыгы техникумында сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган кешеләр өчен III «Мөмкинлекләр фестивале» узды

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

22 апрельдә Г.И. Усманов исемендәге «Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» базасында өченче «Мөмкинлекләр фестивале» узды. Бу — инвалидлыкның авыр формалары һәм менталь тайпылышлары булган кешеләрне яклауга, аларның иҗади һәм һөнәри потенциалын ачуга юнәлтелгән үзенчәлекле чара.

Фестивальдә 209 кеше катнашты, алар арасында 82 конкурсант һәм 9 эксперт бар иде. Катнашучылар төрле компетенцияләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр, шул исәптән: төймәләр белән рәсем ясау, интерьер предметларын бизәү, җыр сәнгате, нәфис сүз, мозаика ясау, пешекче ярдәмчесе, курчак остасы, сабын кайнату һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International