Татарстанда 7 мең мәктәп укучысы юл йөрү кагыйдәләрен уен рәвешендә өйрәнү курсын узды

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Казанда 5нче һәм 6нчы сыйныф укучылары өчен каралган «Юл кагыйдәләрен беләм һәм үтим» интерактив агарту уеннары циклының чираттагы курсы тәмамланды. Проектны оештыручылар әйтүенчә, чараның максаты — юлларда балалар имгәнү очракларын кисәтү һәм киметү.

Быелгы уку елында дәресләргә 7 мең мәктәп укучысы кушылган. Инициатива гамәлгә ашырылган биш ел эчендә курсларны барлыгы 12 мең укучы узган. Профилактика эше «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Тормыш  нигезләре фәнни үзәге ярдәме белән алып барыла.

Проектның үзенчәлеге — лекцияләрдән баш тартып, җанлы аралашуга өстенлек бирүдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International