Татарстанда туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү форматы үзгәрәчәк. Грантлар урынына аларга профильле олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен акчалата түли башлаячаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының антикоррупцион экспертиза узучы проектка аңлатма язуында әйтелә.
Үзгәрешләрнең асылы — грант системасыннан турыдан-туры түләүләргә күчү. Шул ук вакытта программаның эчтәлеге үзгәрешсез кала: бүләкләрне укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында яки татар теле буенча Халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар алачак.
Түләүләр конкурс нигезендә билгеләнәчәк. Акчаның күләме 115 мең сум тәшкил итәчәк, аны ел саен 13 укытучы алачак.