463 укучы  илкүләм  технологик олимпиадада  җиңүчесе һәм призер булды

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Илкүләм технологик олимпиаданың унберенче сезонына йомгак ясалды. Россиянең 59 төбәгеннән, шулай ук Казанстаннан 8–11 сыйныфларда укучы 463 мәктәп баласы һәм 80 студент җиңүче һәм призер булды. Олимпиада «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты кысаларында үткәрелә.

Олимпиаданың оештыру комитетына РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелек итә.

МТО финалы 2 100дән артык кешене берләштерде. Мәктәп укучылары 34 профиль буенча, ә студентлар җиде юнәлештә көч сынашты.

Хәзерге вакытта олимпиаданың уникенче сезонына әзерлек бара.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International