Татарстанда «Фәнни алгарыш. Научный прорыв» дип аталган яңа республика премиясе гамәлгә куелачак
Татарстанда фән һәм мәгариф өлкәсендә «Фәнни алгарыш. Научный прорыв» дигән яңа республика премиясен гамәлгә куерга планлаштыралар. ТР Рәисенең тиешле указ проекты антикоррупцион экспертиза уза.
Премияне ел саен тапшыру күздә тотыла. Ул фән, техника, мәгариф, мәдәният, әдәбият, сәнгать һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган бүләкләр исемлегенә кертеләчәк.
Документ республиканың Финанс һәм Юстиция министрлыклары, шулай ук ТР Фәннәр академиясе белән килештерелгән инде. Финанслау Татарстанның 2027 елга һәм аннан соңгы чорларга исәпләнгән бюджетында каралачак — акчалар Фәннәр академиясенә юнәлтеләчәк.
Шул ук вакытта ТР Рәисенең тагын бер указ проекты әзерләнгән — ул 2026 елда алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерүгә грант бирү турында. Бу Татарстанның фәнни-технологик үсеш дәүләт программасын тормышка ашыру һәм «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проектын бергәләп финанслау зарурлыгы белән бәйле.