Иннополис университетында 7–10 сыйныф укучылары өчен «Как ходить на квантах» темасына ачык «Цифрлы белем дәресе» (Урок цифры) узды. «Мәгълүмат икътисады» илкүләм проекты кысаларында оештырылган чарада 100гә якын укучы катнашты.
Балалар квант программалаштыруы — квант компьютерлары өчен алгоритмнар һәм программа эшләү турында белделәр. Мәктәп укучыларына квант компьютерларының ничек эшләвен һәм бу өлкәне сайлаган кешеләрне нинди һөнәрләр көтүен аңлаттылар.
Дәресне «СП „Квант“» компаниясе хезмәткәрләре Анна Сорокина һәм Марина Максименкова үткәрде. Яңа белемнәрне тикшерү өчен укучылар уен тренажерларында эшләп карадылар.