«Минем туган ягымның җирле үзидарә тарихы» X Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде

2026 елның 24 апреле, җомга

19–21 апрель көннәрендә Мәскәүдә Россиядә җирле үзидарә көненә багышланган «Минем туган ягымның җирле үзидарә тарихы» X Бөтенроссия конкурсының көндезге этабы узды. Чарада 1600 мәктәп укучысы һәм студент катнашты.

14–17 яшьлекләр арасында үткән «Видеоролик» номинациясендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының 16 нчы мәктәбе укучысы Елизавета Калятьева «Җирле үзидарә тормышыннан бер көн» дигән эше белән җиңү яулады.

Проектларны яклау Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты базасында узды, ә тантаналы бүләкләү чарасы Союзлар йортының Колонналы залында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International