Иннополис университетында җайланмаларның ничек «акыллы»га әйләнүе һәм аларның сәнгатьтә, энергетикада һәм медицинада кулланылуы турында сөйләячәкләр

2026 елның 24 апреле, җомга

28 апрельдә «Иннополис. Фән» семинарында техник фәннәр кандидаты, доцент, Санкт-Петербург дәүләт электротехника университетының (ЛЭТИ) интеллектуаль җайланмалар институты директоры, Кытай тау-технология университеты профессоры, Сколтех ЯИ (ИИ) үзәге өлкән фәнни хезмәткәре һәм Иннополис университетының ЯИ өлкәсендәге тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы программист-математигы Дмитрий Каплунның ачык лекциясе узачак. Трансляциягә теләгән һәркем кушыла ала.

Тыңлаучылар нейрочелтәр модельләрен төрле исәпләү аппарат платформаларына күчерүдән алып интеллектуаль җайланмалар ясауның төрле ысуллары турында белә алачаклар. Шулай ук сәнәгать автоматикасында, энергетикада һәм медицинада мультимодаль мәгълүматларны интеллектуаль эшкәртү өчен мондый җайланмаларны куллану үрнәкләре күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International