Мамадыш политехника көллиятендә Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган проектны гамәлгә ашыралар. Беренче курс студентлары, булачак эретеп ябыштыручылар, авырлыгы якынча 500 килограмм булган алты метрлы самолет моделе ясаганнар. Ул 9 Май көнне Совет урамында узачак бәйрәм парадының бер өлеше булачак.
Проектта катнашучылар билгеләп үткәнчә, бу корылма гади макет кына түгел: аның эчендә ике кеше утыра ала.
Проектның инициаторы — көллият директоры Айнур Әгләмов, ә техник яктан укытучы Рөстәм Салихов җитәкчелек иткән.
Хәзерге вакытта объект әзерлекнең соңгы этабын үтә — алда буяу һәм дизайн эшләре тора.
Парадта катнашканнан соң, самолетны истәлекле объект буларак уку йорты бинасы янына урнаштыру планлаштырыла.