Үзбәкстанда Авиценна исемендәге 2нче Халыкара мәктәп укучылары биология олимпиадасы җиңүчеләрен игълан иттеләр. Россия җыелма командасы 4 алтын медаль яулады, ә катнашучыларның берсе — Владислав Владыко — абсолют җиңүче булды.
Балаларны бу зур уңышлары белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.
Авиценна исемендәге 2нче Халыкара мәктәп укучылары биология олимпиадасы — 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге урта һәм югары сыйныф укучылары өчен фәнни ярыш. Ул 20–26 апрель көннәрендә Наманган шәһәрендә узды.