Май аенда мәктәпләрдә кыңгырау чыңы урынына Бөек Ватан сугышы турындагы танылган җырлар яңгыраячак

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Май аенда «Кыңгырау чыңы урынына көйләр» Бөтенроссия проекты кысаларында мәктәп кыңгырауларын Бөек Ватан сугышына һәм аның геройларына багышланган музыкаль композицияләр алыштырачак. Проектны оештыручы — Россия Мәгариф министрлыгы, операторы — «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге.

Ай дәвамында Россиянең белем бирү оешмаларында күп буыннарга таныш булган җырлар яңгыраячак: «Җиңү көне» («День Победы»), «Торналар» («Журавли»), «Зәңгәр яулык» («Синий платочек») һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International