Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты «Бердәм Россия» (Единая Россия) белән берлектә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрде

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрә. Университет студентлары һәм коллективы берләшеп, атна дәвамында иң кирәкле әйберләрне җыйдылар.

Төп игътибар иң күп сорала торган товарларга бирелде. Аерым алганда, гуманитар ярдәм составына шәхси гигиена әйберләре һ.б. керә. Бу — Яр Чаллы педагогика университетыннан ЛНР шәһәрләренә җибәрелгән унынчы адреслы гуманитар йөк.

Акция «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе белән берлектә уздырыла. Партия вәкилләре йөкне Казанга кадәр илтү өчен «Газель» машинасы бирделәр, аннанул Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә юл тотачак.

Гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы 900 кг тәшкил итте — бу барлык кирәк-ярак тутырылган 40 тартма.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International