КИУда А.М. Родченко исемендәге VII Бөтенроссия дизайн олимпиадасын ябу тантанасы узды

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында Александр Михайлович Родченко исемендәге Бөтенроссия дизайн олимпиадасын ябу тантанасы узды.

Быел олимпиада Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы уңаеннан оештырылды. Казан, Мәскәү, Сарытау, Волгоград, Түбән Кама, Уфа һәм башка шәһәрләрдән килгән катнашучылар яшьләрнең мәдәни күптөрлелеген һәм иҗади потенциалын чагылдырган эшләр тәкъдим иттеләр.

Конкурска барлыгы 200гә якын эш җибәрелгән иде, жюри аларның иң яхшыларын Казандагы көндезге этапта катнашу өчен сайлап алды. Олимпиада кысаларында катнашучылар «Рәсем сәнгате» (Живопись), «Композиция», «Рәсем» (Рисунок) һәм «Медиадизайн» юнәлешләре буенча үз эшләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International