24 апрельдә «ТИСБИ» идарә университетында студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең «Җәмгыять, дәүләт, шәхес: яшьләрнең фәнни инициативалары — зур чакырылыш шартларында технологик суверенитетны формалаштыруның төп ресурсы» исемле XXVII Милли фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды.
Фәнни-гамәли конференциянең максаты: Россиянең технологик суверенитетын формалаштыруга, зур чакырылыш шартларында җәмгыятьнең, дәүләтнең һәм шәхеснең тотрыклы үсешенә юнәлтелгән фәнни инициативаларны эшләп чыгару һәм алга этәрү өчен студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең көчен берләштерү.
Конференция программасы кысаларында алты дискуссия мәйданчыгы (көндезге һәм онлайн форматта), шулай ук «2026 ел тикшерүчесе» конкурсының III туры уздырылды.