Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте «Җиңү диктанты» мәйданчыгы булды

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

2026 елның 24 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрүнең рәсми мәйданчыкларының берсе булды. Көллият студентлары һәм укытучылары да , Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерү өчен, әлеге акциягә кушылдылар.

Нәтиҗәләр якын атналарда акциянең рәсми сайтында (диктантпобеды.рф) басылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International