В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында (КИУ) ел саен 21 апрельдә билгеләп үтелүче Җирле үзидарә көненә багышланган өченче Республика олимпиадасы узды.
Олимпиада 26 апрельдә Казанда КИУ базасында үтте. Оештыручылар — Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты. Чарада Казан шәһәреннән һәм Алексеевск, Әлки, Балтач, Буа, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Нурлат, Питрәч, Тәтеш, Чирмешән районнарыннан 20 команда (115 катнашучы һәм 23 җитәкче) теркәлгән иде. Катнашучылар арасында төзелеш һәм радиомеханика көллиятләре, сәүдә-икътисад техникумы, төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы, КАИ Техник , Юстиция университеты Казан филиалы көллиятләре вәкилләре бар иде.
Катнашучылар олимпиаданың кызыклы форматын, аеруча ясалма интеллект (ИИ) һәм видео белән бәйле этапларын билгеләп үттеләр, шулай ук җирле үзидарә турында яңа белемнәр алуларын һәм киләсе елда да катнашу теләген белдерделәр.