Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының «Вызовы XXI века» халыкара Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үз чикләрен киңәйтә.
Быел, оештыручылар хәбәр иткәнчә, 500дән артык тезис һәм доклад кабул ителгән. Көндезге һәм читтән торып катнашу формаларында Россиянең 36 төбәгеннән һәм 5 чит илдән (Беларусь, Казахстан, Төркмәнстан, Алжир һәм Тунис) 60ка якын югары уку йорты һәм көлият вәкилләре катнашты. Чыгышлар турыдан-туры һәм онлайн форматта узды. Быел докладчылар 14 секциядә эшләде.
Ел саен апрель аенда үткәрелә торган студентлар конференциясе яшь галимнәрнең һәм студентларның фәнни потенциалын ачуга, аларны фән дөньясына җәлеп итүгә юнәлтелгән. Көндезге яки онлайн форматта чыгыш ясаган барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.