Чистай муниципаль районының 11 нче балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган әһәмиятле вакыйга —мәктәпкәчә белем бирү елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында яшь тәрбиячеләр арасында «Ачыш» («Открытие») муниципаль һөнәри осталык конкурсы узды.
Чара яшь белгечләргә ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын ачу һәм тәрбияче һөнәрен популярлаштыру максатыннан оештырылды. Конкурста һөнәри юлларын яңа гына башлап җибәрүче яшь тәрбиячеләр катнашты. Алар балалар белән белем бирү эшчәнлегенең бер өлешен һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт даны елына багышланган эссе тәкъдим иттеләр.
1 нче балалар бакчасының укытучы-логопеды Хөснуллина Карина Игоревна конкурсның җиңүчесе булды.
Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.