«Белем бирү мохитендә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү буенча профилактика» темасына республика семинары үтте

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы «Нурлат гимназиясе» МАБУ базасында 2014 нче елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының муниципаль мәгариф өлкәләрендә тәрбия эше буенча белем бүлекләре (идарәләре) җитәкчесе урынбасарларының «Белем бирү мохитендә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү буенча профилактика» темасына республика семинары үтте.
Семинар ике өлештән гыйбәрәт: 1.Мәктәптә яшүсмерләрнең һәм балаларның суицидаль тәртибе буенча профилактика эшенең тәҗрибәләре нәтиҗәсе белән таныштыру; шулай ук семинарга ачык сыйныфтан тыш чаралар: «Бәхетнең гади кагыйдәләре» (проект эше) , «Мөстәкыйль танып белү. Үзеңнең шәүләңне яктырт»(тренинглы шөгыль), «Изгелеккә йөрәкләр җавап бирә» (сәяхәт-сыйныф сәгате), «Нәрсә ул бәхет?»(эшлекле уен); тирә-якны позитив танып- белү сәләтен үстерү мастер-класслары,ата-аналарның , үзләренең тормыш тәҗрибләренә таянып, балаларына уңай тәэсир итүләре буенча «Җиде «МИН», «Куркынычсыз WЕВ-ил», «Оптимизм остаханәсе» дигән чаралар үткәрелде. Семинарда катнашучыларга тематик акцияләр, музей эше, техник эшләр буенча база мәйданчыгы, декоратив-гамәли иҗат эшләре күргәзмәләре белән танышу мөмкинлеге тудырылды. 2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ю.В. Пухова семинарда катнашучыларны балигъ булмаган яшүсмерләрнең суицидаль тәртибе өлкәсендә норматив хокук яклау кагыйдәләре белән таныштырды һәм шундый ситуацияләрдә үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтте. Татарстан Республикасы « Параллель» исемле мәктәп психологларының ассоцияциясе” НП директоры Э.Х.Башлай , Нурлат шәһәре белем бирү учрежденияләре укучылары , ата-аналары, укытучы-психологлары катнашында, «Ата-анам мине аңламый» темасына түгәрәк өстәл артында проблемалы сөйләшү оештырды.
Катнашучылар семинарны әзерләү һәм үткәрүгә югары бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International