Кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча I мәктәп Спартакиадасының муниципаль этапын үткәрү буенча мәгълүмат

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2013 елның 1 декабреннән башлап 2014 елның 15 январенә кадәр Татарстан Республикасында I мәктәп укучылары Спартакиадасы үткәрелде. Бу этап Казан Һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм барлык муниципаль районнарда үтте. Бәйгедә Татарстан Республикасының 552 гамуми белем бирү оешмаларыннан 180 шәһәр һәм 452 авыл командалары катнашты. Барлыгы 41080 бала катнашты.
Бәйгеләр түбәндәге спорт төрләре буенча үткәрелде: татарча көрәш, чаңгы ярышы, чаңгыда эстафета, баскетбол, волейбол, тимераякта ярышу, «Көмеш тимераяк» эстафетасы, шайбалы хоккей, бадминтон, йөзү, җиңел атлетика.
Спартакиаданың муниципаль этапы турында тагын да тулырак мәгълүмат белән сез Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтының «Тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлегендә/ I мәктәп Спартакиадасы» таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International