«Мөстәкыйль балалар” проекты укытучылары 2014 нче елга яңа планнар билгеләделәр

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
2014 нче елның 14 февралендә Казан шәһәре Камалеев урамындагы 22 йортта урнашкан 121 нче лицейда “Мөстәкыйль балалар” наркотикларга каршы проектының үсеше: нәтиҗәләр ясау һәм 2014 нче елга яңа планнар” дигән семинар-фикер алышу узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасында проектны алып баручы 215 укытучы катнашты.
Фикер алышу кысаларында Татарстан Республикасы буенча Рәсәй Федерациясенең наркотикларның әйләнешен контрольда тоту оешмасы мөдире урынбасары Гараев Эдуард Илдус улы чыгыш ясады.
Проекта катнашучы балалар арасында килешүне бозганнары белән эшләү юллары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәре укытучыларның алдынгы алымнарын күрсәтү турында остаз-класслар үткәрелде.
Проект буенча 2014 нче елга яңа эш планы гамәлгә кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International