Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” исемле II республика фәнни –гамәли конференциясе
2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Халыкара туган тел декадасы кысаларында Татарстан Язучылар берлеге һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән берлектә 2014 нче елның 27 нче февралендә Буа муниципаль районы академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем мәктәбендә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемле II республика фәнни – гамәли конференциясе уздырды.
I турга республика районнары һәм Сембер шәһәре укучыларыннан 83 фәнни эш кабул ителгән иде. Шулардан 50 эш II турга узды.
Фәнни-гамәли конференцияне мәктәпнең актлар залында тантаналы төстә Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф. Даутов ачып җибәрде. Президиум составында Буа муниципаль районы мәгариф бүлеге мөдире И.И. Абзалов, Буа муниципаль районы мәдәният бүлеге мөдире М.И. Гайфуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме З.Р.Шәйхелисламов, Сембер өлкәсе мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Ә.С. Абутдинова, Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харис, язучы һәм драматург Рәдиф Сәгъди, Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе Г.Г. Камалетдинов бар иде.
Конференция кунаклары - Татарстан Язучылар берлеге иҗат төркеменнән балалар шагыйрәсе Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова, яшь шагыйрь Рифат Гали улы Сәлахов; шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Бөтендөнья татар конгрессы Буа бүлекчәсе “Ак калфак” клубының җитәкчесе Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлинә Гыймадова, җирле шагыйрә Динә Камалетдинова, шагыйрь Фәрит Нуруллин.
Конференция кунаклары өчен мәктәпнең Ренат Харис исемендәге картиналар галереясендә экскурсия оештырылды. Конференция 4 юнәлештә эшләде:
I секция “Якташ шагыйрьләребез иҗатында стиль үзенчәлекләре”
13 укучы чыгыш ясады.(5 диплом, 8 шаһәдатнамә)
II секция “ Ренат Харис һәм музыка сәнгате”
9 укучы чыгыш ясады.(3 диплом, 6 шаһәдатнамә)
III секция “Татар халкы тарихының халык авыз иҗаты әсәрләрендә чагылышы”
8 укучы чыгыш ясады.(3 диплом, 5 шаһәдатнамә)
IV секция «Күренекле шәхесләр һәм туган як»
20 укучы (5 диплом, 15 шаһәдатнамә)
“Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемле II республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең җиңүчеләре Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, уңышлы чыгыш ясаган укучылар шаһәдатнамәгә ия булдылар.
Конференция кысаларында Ренат Харис исемендәге премия 2014 нче ел лауреатларына тапшырылды. Алар түбәндәгеләр:
“Поэзиядә иң яхшы” номинациясендә – 6 нчы номерлы Сәләтле балалар мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Гүзәл.
“Музыкаль сәнгать өлкәсендә иң яхшы номинациясендә – академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Садардынова Ильвина.
“Сынлы сәнгатьтә иң яхшы” номинациясендә - М.Вахитов исемендәге гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Миңнуллина Диана.
Бөтендөнья татар конгрессы Буа бүлекчәсе “Ак калфак” клубы әгъзалары үзләренең эшләре белән конференциядә катнашучыларны таныштырдылар. Аларга югарыды әйтелгән клуб әгъзасы Фәткуллова М.Г.ның чигүле эшләрдән торган иҗади күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Конференциядә “Буа энҗеләре” әдәби түгәрәгенең әгъзалары да чыгыш ясады.
Сембер өлкәсеннән һәм республиканың төрле районнарыннан килгән кунакларга “Буа энциклопедиясе” китабы белән берлектә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Конференциядә катнашучылар өчен Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 1-11 сыйныф укучылары иҗат коллективлары чыгыш ясадылар.
Фәнни-гамәли конференциянең эше Татарстан республикасының “Ватаным Татарстан”, районның “Байрак”, Сембер өлкәсенең “Өмет” газеталарында яктыртылды, Сембер өлкәсе һәм “Буа дулкыннары” (Буа шәһәре) телевидениесе тарафыннан төшерелде. II турга узган укучыларыбызның фәнни
эшләре 2014 нче елгы “Киләчәге бар милләт без,Шәхесләргә бай милләт без” дигән яңа җыентыкка керде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз