Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“IT-чемпион” – яуланмаган үрләр алда әле
2014 елның 11 марты, сишәмбе
Татарстан җитәкчелеге үз алдына әнә шундый бурычлар куя. Әлеге максатны тормышка ашырырга исә соңгы елда республикада гына түгел, ә россиякүләм дәрәҗәдә зур танылу алган “IT-чемпион” бәйгесе ярдәм итәчәк.
Конкурс узган елның март аенда игълан ителеп, 2013 ел азагына тулысынча тәмамланырга тиеш иде. Максаты – мәктәп укучылары ярдәмендә республикада электрон хезмәтләр порталыннан файдаланучылар санын арттыру булды. Конкурс нәтиҗәләре исә халыкны гына түгел, ә республика җитәкчеләрен дә таң калдырды. Бәйгедә барлыгы 253 мең укучы катнашты. Алар якынча 320 меңнән артык өлкән буын вәкилен республиканың электрон хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтте. Конкурс ярдәмендә республикада электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр саны 60 процентка артты, ә порталдагы шәхси кабинетлар саны исә ике тапкырга күбәйде.
Нәтиҗәдә, моннан якынча бер ел элек “IT-чемпион” бәйгесенә башлангыч биргән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге конкурсны 2014 елда да дәвам иттерергә кирәк, дигән карар кабул итте. Әйтергә кирәк, быелгы бәйгене уздыру кагыйдәләре узган ел белән чагыштырганда шактый аерыла.
iPad урынына – ноутбуклар
Беренче аерма – быел “IT-чемпион” бәйгесе ике этапта гына уздырылачак. Ул 15 мартта башланып китәр һәм ел азагына кадәр дәвам итәр дип уйланыла. Конкурсның беренче өлешенә нәтиҗәләр “Соңгы кыңгырау” бәйрәме алдыннан, ягъни май азакларында ясалачак. Ә инде икенче этапның җиңүчеләре агымдагы елның декабрь ахырында билгеле булырга тиеш.
Быелгы бәйге җиңүчеләренә узган елдагы кебек iPad лар түгел, ә яхшы ноутбуклар тапшырылачак. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сүзләренә караганда, бу – конкурста узган елда җиңү яулаган мәктәп укучылары да катнаша алсын өчен эшләнә. Чара кысаларында барлыгы 306 мәктәп укучысын ноутбуклы итү каралган.
Быелгы бәйгенең тагын бер мөһим үзенчәлеге - “Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын камилләштерү” темасына багышланган иҗади бәйге урынына “Иң актив мәктәп” номинациясе өстәлә. Бу, беренче чиратта, халык арасында электрон хезмәтләр порталын популярлаштыру эшчәнлегенә ата-аналарны гына түгел, ә укытучыларны да тарту максатын күздә тота. Җиңүче дип табылган мәктәпләр исә интерактив җиһазлар комплекты һәм мобиль сыйныфлар белән бүләкләнәчәк.
- Конкурсның бу өлешенә нәтиҗәләр ел ахырында ясалачак. Кайсы мәктәпнең җиңү яулаганын билгеләү исә бер дә авыр булмаячак. Моның өчен шул мәктәптә белем алучы укучылар тарафыннан җыелган баллар санын ачыклау да җитә. Димәк, балалар никадәр активрак булса, мәктәпнең җиңүгә өмете дә шулкадәр югарырак булачак, - дип белдерде Андрей Поминов.
“IT-чемпион” бәйгесендә мәктәпләр дә ярыша
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, бу шактый кызык номинация.
- Номинацияне өстәү идеясен Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде. Бу – укучыларның конкурста ни дәрәҗәдә актив катнашуы белән ата-аналар гына түгел, ә мөгаллимнәр дә кызыксынып торачак, дигән сүз. Чөнки яңа инновацион җиһазлар оту мөмкинлеге адым саен чыгып тормый. Нәтиҗәдә, республика мәктәпләре арасында намуслы көндәшлек барлыкка килә. Миңа калса, бу шактый уңай күренеш, - дип саный министр.
“IT-чемпион” бәйгесендә җиңү яулаган мәктәпләр саны шактый күп булачак. Андрей Поминов сүзләренә караганда, иң актив белем бирү учреждениеләре Татарстанның һәрбер районында ачыкланырга тиеш. Шулар арасынннан иң күп балл җыйган өч мәктәп абсолют җиңүче булып танылачак. Нәкъ менә алар югары технологияле уку-укыту җиһазларына ия булачак та инде.
Беренче урында ноутбук түгел, мәктәп
“IT-чемпион” бәйгесе өр-яңадан игълан ителү турында ишеткәч тә, без шушы конкурсның беренче этабында җиңү яулаган Чүпрәле районының Яңа Кәкреле авылы егете Айваз Закиров белән элемтәгә кердек.
- Бу бәйге алга таба да дәвам итәр дип өметләнгән идем – хыялым чынга ашты. Беренче урынга ноутбук бирүләрен белгәч, тагын да сөендем. Һичшиксез катнашып, ноутбук җиңәргә тырышып карячакмын, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты егет.
Ә инде яңа конкурсның мәктәпләр арасында да уздырылуын белгәч, беренче чиратта, мәктәбен иң алдынгы урынга чыгарырга тырышачагын белдерде ул.
- Минем iPad бар бит инде. Мәктәбебез дә югары сыйфатлы интерактив җиһазлар белән тәэмин ителсә, бик яхшы булыр иде, - ди Айваз Закиров.
P.S. 2014 елда Татарстанның электрон хезмәтләр порталын популярлаштыруга зур өлеш керткән укучы һәм мәктәпләргә “IT-чемпион” бәйгесе кысаларында 306 ноутбук, 51 комплект интерактив җиһаз, 3 мобиль сыйныф һәм 2 меңнән артык истәлекле бүләкләр тапшыру каралган.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Казаннан Сәид Нургаянов һәм Азамат Шәрәфиев Халыкара Менделеев олимпиадасының Россия җыелма командасы составына керделәр
Химия буенча мәктәп укучыларының 60 нчы Халыкара олимпиадасында 30 илдән укучылар катнашачак (ММО-60) . Яшь химиклар өчен дөньядан иң абруйлы фәнни ярышларның берсе, Мәскәүдә, 15-23 апрельдә узачак.
Яр Чаллыдан Кирилл Красуцкий - югары уку йорты арасында "Абилимпикс" чемпионатында җиңүче
Кирилл Красуцкийга 22 яшь. Һәм ул инвалидлыгы булган кешеләр өчен югары уку йорты арасында (бөтенроссия) "Абилимпикс" һөнәри осталык чемпионатының 1 нче дәрәҗәдәге дипломына ия булды.
Россиянең барлык мәктәпләрендә 2027 елның 1 сентябреннән тәртип өчен билге куелачак
Укучыларның тәртибен бәяләүнең бердәм системасы барлык Россия мәктәпләрендә 2027 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак.
Россиякүләм экологик диктант
15-22 апрель көннәрендә һәр теләгән кеше VII Бөтенроссия экологик диктантта онлайн һәм офлайн мәйданчыкларда катнаша алачак. 2026 елгы экологик диктант темасы - "Экологик иминлек".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз