Свердловски өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасында эшлекле сәфәре

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
2-4 март көннәрендә Свердловски өлкәсенең Түбән Серга, Артин, Ачыт, Красноуфим районнарыннан бер төркем җитәкчеләр һәм белгечләр эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасында булды. Делегацияне Татарстан Республикасының Свердловски өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Риват улы Садриев җитәкләде.
Сәфәрнең төп максаты - Татарстанда милли мәгарифне үстерү тәҗрибәсе, мәгариф оешмалары белән танышу һәм Свердловски өлкәсе Түбән Серга һәм Кукмара муниципаль районнары арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую.
Башкала кунаклары Казан шәһәренең 28нче балалар бакчасында һәм татар телендә белем бирүче 149нчы лицеенда булдылар. Балалар бакчасында кунаклар рус балаларының һәм ата-аналарның республикадагы икенче дәүләт теле булган татар телен ничек өйрәнүләре белән таныштылар. Лицейда дәресләр, класстан тыш чаралар карадылар.
Шулай ук кунаклар Татарстан Халыклар дуслыгы йортының эшчәнлеге белән дә таныштылар. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең эше аеруча кызыксындыру уятты.
3 март көнне делегацияне Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы кабул итте. Очрашу вакытында милли мәгарифнең торышы һәм үсеше, мәктәпләрдә уку процессында этнокультура компонентларының кулланылышы мәсьәләләре күтәрелде. Шул ук көнне делегация Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Закиров Ринат Зиннур улы белән очрашты. Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды, истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичтән кунаклар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Казан” бию ансамбленең концертын карадылар.
4 март көнне мәгариф, мәдәният, кече һәм урта эшмәкәрлек тармакларында эшнең торышы, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше белән танышу максатыннан кунаклар Кукмара муниципаль районында булды. Делегация Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасы белән, Лельвиж удмурт авылы һәм Починок Кучук мари авылы мәктәпләрендәге уку процессында этнокультура компонентларының кулланылышы белән таныштылар. Вахит мәдәният йортында әлеге җирлектә эшләп килүче бию ансамбльләренең чыгышы кунаклар күңеленә хуш килде. Делегация шулай ук Кукмара күппрофильле лицеенда белем-тәрбия бирү торышы белән таныштылар.
Түбән Серга һәм Кукмара муниципаль районнары арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International