Төркиядә “Татар кызы 2014” һәм “Студентлар язы 2014” бәйгеләре үткәреләчәк

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
16 мартта Истамбулда “Татар кызы- 2014” бәйгесе узачак. Чарада Төркиядә яшәүче ватандашларыбыз, Төркия югары уку йортларында укучы студентлар катнашачак. Бәйге кысаларында төркемле һәм аерым иҗади номерлар күрсәтеләчәк. Араларыннан жюри җиңүчеләрне сайлап алачак.
Шулай ук 16 мартта Истамбулда “Студентлар язы” бәйгесе узачак. Ул традицион рәвештә үткәрелә торган, Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары арасында үткәрелгән “ШТК” бәйгесенең дәвамы булып тора.
Бәйгене оештыручылар - Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге, Төркиядәге “Татарстан” сәүдә йорты, Идел-Урал төркиләренең мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International