Татарстан Республикасы Дәүләт Советында педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

11 мартта ТР Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы үтте. Көн кадагына педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләү мәсьәләләре чыгарылды. Доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов чыгыш ясады. “Педагогик югары уку йорты яки колледж тәмамлаган студентның мәктәпкә укытырга әзерлекле булып килүе мөһим. Иң беренче чиратта, бу – фәнне белү, заманча технологияләр һәм методиканы, психологик алымнарны куллана алу. Шулай да хезмәт хакын күтәрүгә дә карамастан, укытучылар составын яшәртү процессы акрын бара”, - дип ассызыклады ул.

Шулай ук муниципалитетларда 1402 педагог  җитми, нигездә, бу – физика һәм математика укытучылары. Тагын бер проблема – югары уку йортларында татар телендә дә белем бирә алырдай белгечләр әзерләү.

2014 елда 15 мең 249 хезмәткәр төрле юнәлешләрдә квалификациясен күтәрер дип планлаштырыла. Утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев үткәрде. Аның сүзләренчә, соңгы берничә елда мәгариф системасында яхшы якка берникадәр үзгәрешләр күзәтелде: “Бәләкәч”, “Киләчәк” (“Будущее”) республика программалары, федераль  һәм республика дәрәҗәләрендәге мәгариф турындагы законнар кабул ителде. “Без аерым игътибарны педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләүгә юнәлтәчәкбез”, - диде ул. “Мәгарифсез киләчәк юк, ә мәгариф укытучылардан башка үсә алмый”, - дип ассызыклады Разил Вәлиев, утырышка нәтиҗәләр ясап. Депутат фикеренчә, балаларны тәрбияләү һәм укытучы һөнәренә хөрмәт хисе формалаштыру мәктәптән түгел, балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш: балалар педагогның хезмәте ни дәрәҗәдә мөһим, җаваплы һәм авыр булуын аңлап үсәргә тиеш.

Фикер алышулар буенча нәтиҗәләр ясалып, ТР Министрлар кабинетына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, педагогик кадрларны әзерләүче һәм яңабаштан әзерләүче белем бирү оешмаларына киңәш-тәкъдимнәр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International