Бәйгене үткәрү мәйданчыгы итеп М.Устинова исемендәге 102-нче номерлы гимназия сайланган. Татарстанда 2014 елда иң яхшы укытучы, тәрбияче, сыйныф җитәкчесе һәм укытучы-китапханәчене ачыклау максаты белән республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе старт алды.
Һөнәри конкурсның зона этаплары кичә башланган. Казанның Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, агымдагы уку елында республикакүләм конкурс күпмедер үзгәреш кичергән. Республика зоналарга бүленгән, зоналарга исә 5-6 муниципаль район керә. Зональ этапка һәр районнан муниципаль этапта 1-нче, 2-нче һәм 3-нче урын яулаган конкурсантлар җибәрелә.
Казанда бәйге 6 муниципаль районнан аерым фәннәрне укыта торган укытучылар арасында уза: Казан, Лаеш, Биектау, Питрәч, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары.
Конкурсны үткәрү мәйданчыгы итеп М.Устинова исемендәге 102-нче номерлы гимназия сайланган. Укытучылар 20 минутлык дәрес үткәрү һәм ирекле темага мастер-класс уздыруда осталыкларын күрсәтергә тиеш.
Конкурс сынаулары һәр зонада икешәр көнгә бүленгән, һәм нәтиҗәдә жюри әгъзаларына 144 дәрес фрагменты һәм 144 мастер-класс карап бәяләргә кирәк булачак. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча 15 иң яхшы укытучыдан торган гомуми рейтинг төзеләчәк. Республика этабында абсолют җиңүче исеме өчен алар көч сынашачак та инде. Республика күләмендә җиңү яулаган укытучы республикабыз данын 2014 елның сентябрь-октябрь айларында узачак Россия күләмендәге конкурста яклаячак.