Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиянең академик алмаш хезмәтенең “Север” департаменты җитәкчесе Анетте Пипер белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.
Татарстанда DAAD Германиягә студентлар төркеме сәфәрен оештыра, магистратурада уку өчен икътисадчыларга стипендиаль программалар, Германиядә уку һәм фәнни тикшеренүләр өчен стипендияләр тәкъдим итә.
Рөстәм Миңнеханов Анетте Пиперны сәламләде һәм DAAD ны республиканың Татарстан-Германия уртак проектларын гамәлгә ашыруда төп партнеры дип атады. 2008 елдан алып республикада 170 кеше DAAD стипендиаты булган. ТР Президенты, киләчәктә дә Татарстан вузлары белән хезмәттәшлекне үстерү ихтыяҗы булуын ассызыклады.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Анетте Пипер Татарстанда DAAD эшчәнлегенең агымдагы һәм республика вузларының хезмәттәшлеген үстерү перспективаларын мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан