“Росток” психологик-реабилитацияләү һәм коррекцияләү үзәгендә “Корабль” мультикомпонент программасы буенча балаларның җайлашу формасы бозылуны профилактикалау уңаеннан тренинг үткәрелә

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

“Росток” психологик-реабилитацияләү һәм коррекцияләү үзәгендә “Корабль” мультикомпонент программасы буенча 7 яшьтән алып 11 яшькәчә балаларның җайлашу формасы бозылуны профилактикалау уңаеннан тренинг үткәрү дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү уен формасында узды. Чөнки уен кече яшьтәге балаларның психикасына якын һәм әйдәп баручы эшчәнлек булып тора. Мондый уйлап табылган уеннар баланы бөтенләй бүтән дөньяга алып керә. Ул анда үзен ирекле итеп хис итә. Аңа анда барлык киртәләр һәм чикләүләр юкка чыга. “Корабль” программасы күбрәк әкият-сәяхәт формасында төзелгән. Анда барлык катнашучычыларны яңа очрашулар, искиткеч маҗаралар көтә. 12 баладан торган команда үз кораблендә Хисләр Океаны киңлекләрен ярып бара.

Бу программа балаларга үз хисләрен кабул итү, конструктив ысуллар табу, психик актив матдәләр кулланмау һәм катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтүдә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International