Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
«Кара исемлек»тәге вузлар ни хәлдә?
2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Югары уку йортларын нәтиҗәлелеккә тикшерү мониторингы буенча, быел Татарстанның ике вузы «кара тамга» алган иде – Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт һәм Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтлары. Әлеге исемлеккә республикадагы 13 филиал да эләкте. «Кара исемлек»тәге уку йортлары белән элемтәгә кереп, аларның ничек яшәп ятуын белештек.
Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты проректоры Ирек Гаязов: «Институтның авырлыкка очравы билгеле. Ләкин без кимчелекләрне юкка чыгару юнәлешендә эшлибез һәм тиздән бу исемлектән төшеп калачагыбызга ышанабыз. Уку йортыбыз ничә еллар алдынгылар рәтендә була килде. Безнең студентлар төрле чит ил вәкилләре белән дә аралашалар, тәҗрибә туплыйлар», – дип сөйләде.
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рәфкат Шаһиев үзләрендә табылган кимчелекләрне таныды. Әлеге югары уку йортының урта махсус белем бирү учреждениесе булып үзгәртелү ихтималлыгы турында сүз булган иде, проректор бу хәбәрне кире какты. Хәзергә барысы да элеккечә кала икән. «Институтның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан төрле проектлар тәкъдим итәбез. Абитуриентларны җәлеп итү өчен, ачык дәрес, олимпиада, конкурслар үткәрәбез», – дип аңлатма бирде Рәфкат Ширияздан улы.
2012 елда Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов җитәкләгән ведомствоара комиссия илдәге 541 дәүләт вузын һәм 994 филиалны тикшергән иде. Нәтиҗәдә, 30 югары уку йорты һәм 262 филиал «кара исемлек»кә кертелде. Араларында Татарстанның 3 дәүләт вузы һәм 14 филиалы да бар иде. Әмма беренче мониторинг нәтиҗәләре күп кенә вузларда канәгатьсезлек уятты. Аларның фикере исәпкә алынып, быелгы бәяләү системасына берникадәр үзгәрешләр кертелде. Республиканың беренче тапкырда «кара тамга» алган 3 югары уку йорты быел судан коры чыкты. «Безнең университет – Татарстанның иң алдынгы уку йортларының берсе. 2012 елгы мониторингтан соң «кара исемлек»кә эләгүебез аңлашылмаучанлык тудырды. Ләкин соңрак шик уяткан барлык мәсьәләләр дә ачыкланды. Әлбәттә, көчсез якларыбыз булгандыр, тик без аларны юкка чыгара алдык. Университетыбыз тарихында «кара тамгалы» очраклар бүтән булмас дип ышанабыз», – дип сөйләде әлеге 3 вузның берсе – Казан дәүләт энергетика университетының ректоры Эдуард Абдуллаҗанов.
Димәк, Татарстан вузлары, «кара исемлек»кә керсә дә, хаталар өстендә җитди эшләр башкарып, кимчелекләрдән котылу җаен таба. Югары уку йортлары җитәкчелегенең ышандыруынча, һәр үзгәреш студентлар һәм мөгаллимнәр белән киңәшләшеп, аларның тәкъдимнәренә колак салып кертеләчәк.
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Казаннан Сәид Нургаянов һәм Азамат Шәрәфиев Халыкара Менделеев олимпиадасының Россия җыелма командасы составына керделәр
Химия буенча мәктәп укучыларының 60 нчы Халыкара олимпиадасында 30 илдән укучылар катнашачак (ММО-60) . Яшь химиклар өчен дөньядан иң абруйлы фәнни ярышларның берсе, Мәскәүдә, 15-23 апрельдә узачак.
Яр Чаллыдан Кирилл Красуцкий - югары уку йорты арасында "Абилимпикс" чемпионатында җиңүче
Кирилл Красуцкийга 22 яшь. Һәм ул инвалидлыгы булган кешеләр өчен югары уку йорты арасында (бөтенроссия) "Абилимпикс" һөнәри осталык чемпионатының 1 нче дәрәҗәдәге дипломына ия булды.
Россиянең барлык мәктәпләрендә 2027 елның 1 сентябреннән тәртип өчен билге куелачак
Укучыларның тәртибен бәяләүнең бердәм системасы барлык Россия мәктәпләрендә 2027 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак.
Россиякүләм экологик диктант
15-22 апрель көннәрендә һәр теләгән кеше VII Бөтенроссия экологик диктантта онлайн һәм офлайн мәйданчыкларда катнаша алачак. 2026 елгы экологик диктант темасы - "Экологик иминлек".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз