Татарстан Республикасында “Ел укытучысы-2014” конкурсының зона этаплары үтә

2014 елның 21 марты, җомга

2014 елның 19-20 мартында “Ел укытучысы-2014” Бөтенроссия конкурсының зона этабын үткәрү эстафетасын Буа шәһәре үзендә кабул итте. Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Буа районнарыннан килгән 17 укытучы үзара көч сынашты. Математика, рус теле, информатика, рус һәм татар әдәбиятләре, физкультура,  биология фәннәреннән күрсәтелгән ачык дәресләр укытучыларыбызның осталыгын тагын бер кат исбатлады. Традицион укыту формаларыннан тыш укытучылар дәресләрендә  сингапур методын, проект һәм тикшеренү технологияләре элементларын кулланды, төрле дәрәҗәдәге мәсьәләләр куйды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International