"Ел укытучысы” республика конкурсының зона этабы –Балык Бистәсендә

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Шау-шулы көннәре, йокысыз төннәре белән килеп кереп, көндәлек тормышыбызга ямь өстәгән "Ел укытучысы” конкурсының зона этабы 21 март көнне Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә старт алды. Зона этабында Спасс, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан 17 укытучы көч сынашты. Хәер, көч сынашты, дип әйтү бик үк туры да килмидер, чөнки укытучының көче укучыларның белем дәрәҗәсендә чагыла. Ә бу исә күп еллар дәвамында сузылган энә белән кое казуга тиң эш. Бәйгегә килүче укытучылар менә шул зур хезмәт багажын күрсәтә, кыю итеп яклый белергә тиеш.
Бу бәйге Нәүрүз бәйрәме көннәренә туры килде. Конкурсантларны мәктәп фойесында милли киемнәрдән Нәүрүз гүзәлләре каршы алды. Алар бәйгегә килүчеләрне бәйрәм күчтәнәчләре белән сыйладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Шушы ике көн эчендә мөгаллимнәр педагогик остаханәләр, дәресләр аша үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсантлар сынауларны уңышлы үткәннән соң, мәртәбәле жюри тарафыннан уңай бәяләнеп, чәчәк бәйләмнәре һәм шаһәдәтнамәләр алып туган якларына, яраткан мәктәпләренә юл тоттылар. Афәрин, хөрмәтле укытучылар! Каникулга киткән укучыларыгызны яңа көч, дәрт белэн каршы алырга язсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International