Лениногорск районында «Ел укытучысы-2014» бәйгесенең зона этабы

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
2014 елның 24-25 мартында Лениногорск шәһәрендә “Ел укытучысы-2014” Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Әлеге чарага укытучы хезмәте кебек башка бернинди һөнәр дә шул кадәр фидакарьлек, сабырлык сорамавын тагын бер кат исбатларга әзер булган кешеләр җыелды. “Ел укытучысы-2014” мактаулы исеменә Лениногорск, Әлмәт, Аксубай, Чирмешән һәм Нурлат районнарыннан килгән 15 укытучы дәгъва итте. Бәйгедә катнашучылар иң нәтиҗәле методикалар һәм мәгариф технологияләрен кулланып дәресләр үткәрделәр. Оригинальлеге, тәкъдим итү манерасы белән бер-берсеннән аерылып торган мастер-класслар вакытында укытучылар укучының дөньяви күзаллавы формалашуда укытыласы фәннең әһәмиятлеген, мәгариф үсешенең хәзерге заман тенденцияләренә үз позициясен, эшчәнлекләрендә кулланыла торган кызыклы ачышларны күрсәтергә тиешләр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International