Түбән Камада балалар бакчалары рейтингы төзелде

2014 елның 28 марты, җомга
Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе белгечләре, узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә нигезләнеп, Түбән Камадагы балалар бакчалары рейтингын төзеде.
Рейтингка шәһәр һәм райондагы барлык балалар бакчаларын да керттеләр. Аларга балалар, педагогик состав һәм өстәмә белем бирү учреждениесенең өстәмә хезмәтләре өчен тудырылган шартлар күзлегеннән чыгып бәя бирелде.
Рейтинг нәтиҗәләре буенча, 91нче балалар бакчасы Түбән Каманың иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе дип табылды. Икенче урында – 86нчы, өченчедә 73нче балалар бакчасы.
Шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсенең ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе дә иң яхшы унлыкка керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International