Мәктәп укучылары арасында “Минем инглизчә портфолиом” конкурсы узды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Балтач районының Норма мәктәбе базасында 2-11 нче сыйныф укучылары арасында “Минем инглизчә портфолиом” дигән район конкурсының финал туры үтте.
Читтән торып үткәрелгән беренче турда җиңгән 18 бала үзләренең презентацияләрен инглиз телендә үткәрде һәм жюриның сорауларына җавап бирде. Җиңүчеләр һәм призерлар 2-4, 5-6, 7-8 һәм 9-11 сыйныфлар арасында аерым билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International